Яңа Нәдернең "Илһам" театры иҗади омтылыш юлында

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Театр сәнгате гомер бакый халыкны тәрбияләү, тормышыбызның җитешсез якларыннан көлү, юл арасына салып әйтергә теләгән фикерләрне җиткерү чарасы булган. Шуңа күрә дә, халык театрны ярата, үз итә. Алай гына да түгел, үзешчән иҗат коллективларының күбесе нәкъ менә сәнгатьнең әлеге жанрына мөрәҗәгать итә, тормышларына ямь, матурлык өстәп яши. Нәдер авылы халкы да шундыйлардан. Үзенең төзеклеге, матурлыгы, тормыш дәрәҗәсе югары булуы белән беррәттән тырыш, бердәм һәм талантлы халкы белән дә үзенчәлекле әлеге торак пункт.

Биш ел элек авыл китапханәсе җитәкчесе Гөлүсә Вафина инициативасы белән оештырылган театр түгәрәге үзенең иҗади эшчәнлеге, уңышлары белән моның шулай булуын күп тапкырлар раслады. Беренче елда ук зур аншлаг белән узган театр тамашасын бу юлы да нәдерлеләр зарыгып көтеп алды.

Быелгы сезонда, Мәдәният елы кысаларында сәхнәгә Рәлиф Кинзябаевның "Гүргә керер сер иде" дигән мелодраммасы куелды. Әсәрнең режиссеры һәм музыкаль бизәлеш остазы - Татарстан Республикасының атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин. Театр коллективы тарафыннан әсәр сайлангач та, аны тамашачылар хөкеменә чыгару хәстәре башлана. "Олы йортта ни булса, кече йортта шул", диләр бит. Үзешчән булса да, декорацияләр, костюмнар, экспонатлар кирәк. Театр түгәрәге җитәкчесе Гөлүсә Вафина ярдәм сорап авыл депутаты, "Әлмәтнефть" идарәсенең баш хисапчысы Рафис Бәдретдиновка, фермер Илгиз Хәйдәровка мөрәҗәгать итә. Елдагыча, алар авылдашларының иҗатын үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Шулай ук авыл егетләре Илшат Хәмидуллин, Марат Вафин театр коллективының уңышлы чыгыш ясавы өчен зур тырышлык куялар. Театрның үз коллективы, авыл Советы да кул кушырып утырмый, булдыра алганча һәркем ярдәм итә. Аларга нәдерлеләр исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Гөлүсә ханым Вафина билгеләп узганча, театр колективы артистлары Ленар Григорьев, Лемар Галиев кебек егетләр эшне башлап, татар театры яшәсен өчен ут йотып йөргәндә, авылларда иҗатның урыны түрдән булачак.

Яңа Нәдер авылының "Илһам" театры оешуына 5 ел гына булса да, аның мәдәният тарихында лаеклы урыны бар. Бүген коллектив халык театры исемен йөртә, күптән түгел Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган " Идел - йорт" фестивалендә катнашып, беренче урынны алдылар. Күрше авылларга, хәтта районнарга да гастрольләр белән чыгалар. Март аенда Азнакай шәһәрнең үзәк мәдәният сараенда оештырылган чыгышлары гына ни тора. Ут күршеләребездән алар бик матур итеп эшләнгән Рәхмәт хаты, истәлеккә исемле сәгать тә алып кайталар.

Кайларда гына булмасын, авыл театры коллективы өчен иң зур сынау авылдашлары каршысына чыгу. Эштән соң айлар буена дәвам иткән репетицияләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар - бар да артта кала. 12 апрель көнне "Илһам театры" коллективы Яңа Нәдер авылы халкы игътибарына "Гүргә керер сер иде" мелодраммасын тәкъдим итте. Бу әсәр әхлак тәрбиясе булмау нәтиҗәсендә кешелеккә бәя югалу турында. Рольләрне башкаручы үзешчән артистлар Габдрахманова Гөлчәчәк, Миннегалиева Рәзинә, Мөхәммәтвәлиева Миләүшә, Кәримов Ринат, Григорьев Ленар, группага алынган яшь артисткалар Хәйдәрова Айгөл, Вәлиуллина Алия үзләренең осталыклары белән күпләрне таң калдырды. Спектакльнең музыка өлешен Альмир Гарифуллин алып барды. Шунысы игътибарга лаек, театр билетларын сатудан кергән акчалар Вафиннар гаиләсенә, балаларын дәвалау файдасына тапшырылды.

Ике сәгатькә сузылган тамаша бер тында үтеп китте. Авыл җирлеге җитәкчесе Сирень Миннебаев барлык авыл халкы, җитәкчелек исеменнән театр түгәрәге җитәкчесе Гөлүсә Вафинага, артистларга, театрны сәхнәгә куюда матди ярдәм күрсәткән предприятие җитәкчеләренә, депутатларга һәм башка иганәчеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Авылдашлары каршында дулкынланып басып торучы үзешчәннәребез дә игътибарсыз калмады. Тамашачыларның алкышлары, чәчәк бәйләмнәреннән тыш, аларның һәрберсенә иганәчеләр тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International