Янгын сүндерүчеләр юбилее

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасындагы иң зур янгын сүндерү бүлекчәсе – дәүләт янгын сүндерү хезмәтенең 2нче отряды 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Хәрбиләштерелгән янгын сагының 2нче отряды 1954 елда нефть чыгару тармагы объектларын янгыннан саклау өчен оештырыла һәм стратегик әһәмиятле объект булып тора. 60 ел үткәннән соң да отрядның әһәмияте кимемәде.

Юбилейга багышланган тантаналы кичә бүген Яшьләр үзәгендә үтте. Россиянең янгын сакчылыгы – квалификацияле кадрлары, заманча техникасы булган куәтле оператив хезмәт, 2нче отряд 12 частьтән һәм 6 аерым посттан тора, анда 1300дән артык кеше хезмәт итә.

Әлмәт муниципаль районының советы һәм башкарма комитеты исеменнән янгын сүндерүчеләрне юбилей белән башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов котлады. Хезмәт вазифаларын намус белән үтәгән өчен отрядның күп кенә хезмәткәрләренә тантаналы шартларда Почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International