“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Исәнмесез! СУ-2 районындагы безнең 10нчы балалар бакчасы бик искерде. Ашыгыч ремонт кирәк, ни өчен безнең бакчаны беркем дә ремонтламый? Җавап бирсәгез иде. Кошевой урамындагы 13, 13А, 17нче йортлар ишек алларында балалар мәйданчыгы да юк, ә бәләкәй балалар күп. Зур гына территориядә бер бәләкәй таучык та иске атынгыч. Берәр нәрсә планлаштырыламы? Зинһар, ярдәм итегез.

Җавап. 10нчы “Светлячок” балалар бакчасы 1966 елда төзелгән, ул Мәгариф һәм мәдәният министрлыгының “1983 елда һәм аннан алданрак төзелгән балалар бакчаларын капиталь ремонтлау” планына кертелгән. Бинаны ремонтлау 2015 елга планлаштырыла.

2014 елда балаларга уен мәйданчыклары төзү программасын гамәлгә ашыру өчен Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына 26 адрестан торган исемлек җибәрелде. Исемлекнең 16нчы пунктында Кошевой урамы, 13, 13А, 17нче йортлар адресы күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International