Баш казый китабын күрмәүчеләр дә укый

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Мөселман баласы. Тәрбия турында" дип аталган китабы Луи Брайл системасында күзләре күрмәүчеләр өчен махсус басылды. Китапны "Ярдәм" мәчете каршында эшләүче "Зур Казан" нәшрият үзәге нәшер итте. Халык яратып укый торган дини китаплар авторы, танылган дин белгече Җәлил хәзрәтнең китабын хәзер күзләре начар күрүчеләр дә укый ала.

Казый китабында сүз балаларга ничек тәрбия бирү хакында бара. Дин һәм хезмәт - төп тәрбия, дип саный хәзрәт. Мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренә караганда, баш казыйның китабы күзләре күрмәүчеләр соравы буенча басылган.

http://dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International