Административ комиссия йомгаклары

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
16 апрельдә Әлмәт районы административ комиссиясенең утырышы булды.

Экология департаменты хезмәткәрләре тарафыннан 9-16 апрельдә 16 хокук бозу очрагы теркәлгән. Каты көнкүреш калдыкларын тиешсез урынга түккән өчен 4 беркетмә язылган. Сибелүчән материалны капламасыз ташыган өчен, транспорт чараларын су саклау зонасында юган өчен, яшел үсентеләрне рөхсәтсез юк иткән өчен административ комиссия икешәр беркетмә тутырды. Шулай ук җир эшләре башкару өчен рөхсәт алмый торып төзелеш башлаган өчен 1 беркетмә, тышкы мәгълүмат чараларын килештермичә урнаштыру очракларына 5 беркетмә язылды.

Комиссия эшенең йомгаклары буенча штрафлар барлыгы 39 500 сумга җыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International