1нче балалар сәнгать мәктәбендә хисап концерты булды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Әлмәт музыка көллиятендә, Мәдәният елына һәм мәктәпнең 25 еллыгына багышлап, 1нче балалар сәнгать мәктәбенең хисап концерты үткәрелде.

1988 елда оештырылган бу мәктәп иҗат үрләре белән зур юл үтте. Ул чакта Әлмәттә 2 музыка мәктәбе һәм бер рәссамлык мәктәбе бар иде. Әлмәт шәһәр советы башкарма комитеты СУ-2 микрорайонында музыка мәктәбе ачарга карар чыгарды.

1999 елдан бирле мәктәпкә Римма Харитонова җитәкчелек итә. Үткән еллар эчендә мәктәпне 400ләп кеше тәмамлады. Аларның күбесе Татарстанда һәм аннан читтә дә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куя.

Бүген мәктәптә музыка бүлеге (скрипка, фортепиано, аккордеон, баян, домра, гитара), сынлы сәнгать һәм эстетик тәрбия бүлекләре эшли.

Хисап концертында укучылар, укытучылар, иҗат коллективлары һәм мәктәпне элегрәк тәмамлап чыгучылар чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International