«Римера» группасы машина төзүче активларны сатуны 2014нче елның 1нче кварталында 21,5 процентка арттырган

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
«Алнас» һәм «Ижнефтемаш» заводларыны җитештергән продукцияне сату күләме 1,1 млрд сумга җитте.

Группаның Әлмәт предприятиясе электроцентробеж насосларны 63 процентка, двигательләрне – 34 процентка, газосепараторларны – 7 процентка сатуны арттырды. 2013нче ел белән чагыштырганда җитештергән продукцияне сату 25 процентка артты. Предприятия өчен 2014нче елның март ае рекорд булды.

«Ижнефтемаш» заводы 2013нче елның 1нче кварталы белән чагыштырганда җитештергән продукцияне быел сату күләмен 17 процентка арттырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International