Әлмәт районында наркоситуация комиссия утырышында тикшерелде

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Әлмәт районында план нигезендә комплекслы эш алып бару наркотик кулланучыларның арта баруын туктатырга мөмкинлек бирде. Бу эштә райондагы төрле хезмәтләр катнаша. Шулай да әле хәл катлаулы кала. Республика антинаркотик комиссиясе анализыннан күренгәнчә, Әлмәт районында һәм Яр Чаллыда хәлләр авыр тора. Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында хәл кризиска якын, 29 территориядә канәгатьләнерлек.

Бу мәгълүматларны антинаркотик комиссия рәисенең урынбасары, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин җиткерде.

Комиссиянең чираттагы утырышында эшләнә торган эшләр турында докладлар тыңланды. Наркотиклар әйләнеше буенча Федераль хезмәт идарәсенең районара бүлеге башлыгы Айрат Шакиров бүлекнең оператив эшчәнлеген видеоматериаллар белән күрсәтте. 2014 елның беренче яртысында укучылар һәм студентларны наркологик яктан тикшерү барышы турында Республика наркология диспансеры филиалының баш врачы Сирень Халиков сөйләде.

Халык арасында наркотиклашу дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән өстәмә оештыру-гамәли чараларын исәпкә алып, комиссия пунктларның үтәлеш сроклары һәм җавалы кешеләре тәгаенләнгән карар кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International