“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау.
Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович, мин Түбән Мактама бистәсендә юлларны төзәтү турында элегрәк язган идем. Райбашкарма җитәкчесенең урынбасары А.Р.Юсупов имза куйган җавапта быел Маяковский урамында юлны ремонтлау планлаштырылуы әйтелә. Әмма хикмәт шунда, Түбән Мактамада Маяковский урамы юк, шул уңайдан бистәдә яшәүчеләр сездән мәсьәләне хәл кылуда ярдәм итүегезне ныклап үтенәләр.

Җавап. Республика программасы кысаларында быел Әлмәт муниципаль районына бүленгән акчаларны авыл җирлекләре урамнарындагы асфальт-бетон түшәмәләрне ремонтлауга тоту планлаштырылды, шул исәптән Түбән Мактама җирлегенә караган Тихоновка авылындагы Маяковский урамында да.
Бүгенге көндә Рус Акташы, Кәләй, Бута, Югары Мактама, Кызыл Көч һәм Ямаш авылларында түшәмәсе булмаган 10 урамга вакташ түшәү турында килешү расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International