Фатирын арендага бирүчеләр салым түләүдән кача алмаячак
2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
2014 елдан башлап салым системасы шактый гына үзгәрешләр кичерде. Алар турында белү эшмәкәрләр өчен генә түгел, ә салым түләүдән качып йөрүчеләр өчен дә файдалы булачак.
Үзгәрешләрнең беренчесе эшмәкәрләрнең законсыз рәвештә финанс операцияләр башкару очракларын ачыклау һәм аларны кисәтү белән бәйле. Әгәр дә эшкуар түли торган салым күләме азайган яисә декларациядә күрсәтелгән сумма билгеләнгән салым күләменнән шактый кимегән икән, салым органнары эшмәкәрдән бу вәзгыятьне аңлатып бирүен таләп итә ала. Алай гына да түгел, кайбер очракларда алар махсус документлар китерүне дә шарт итеп куярга мөмкин.
Тагын бер яңалык – әгәр дә салым түләүченең банктагы хисабы буенча тормышка ашырыла торган операцияләр туктатылган икән, әлеге зат башка банкларда үз хисабын булдыра алмый.
2 майдан башлап юридик зат һәм шәхси эшмәкәрләргә банкта хисаплар булдыру яисә инде, киресенчә, аларны ябу турында мәгълүматларны салым органнарына бирәсе булмаячак. 1 июльдән башлап бу эш белән банклар үзләре шөгыльләнәчәк. Өстәвенә, алар салым органнарына юридик зат һәм эшмәкәрләрнең генә түгел, ә шәхси затларның да хисаплары турында җиткерергә тиеш булачак.
- Бу эшне алар әлеге затка карата салым контроле чаралары үткәрелгән очракта гына башкарырга бурычлы, - дип белдерде Татарстанның салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин журналистлар белән очрашуда.
Бу – әгәр дә шәхси яки юридик затның нинди дә булса салым бурычы бар икән, аның банктагы хисапларын вакытлыча ябып торачаклар, дигән сүз. Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, карар юктан гына кабул ителмәгән.
- Соңгы елларда республика халкының салымнар өлкәсендәге белеме шактый артты. Тик кызганычка, салым түләүдән качарга тырышучылар һаман да бар. Беренче чиратта, бу – шәхси затлар, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, салым органнары тарафыннан контрольгә алыну өчен шәхси затның 3 мең сум күләмендә бурычы булу да җитә.