“Халык контроле”нә мөрәҗәгатьләр арта бара

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Агымдагы ел башыннан “Халык контроле” порталына 3,5 мең гариза кабул ителгән.

Бу 2013 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 24 процентка артыграк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков хәбәр итте. Әлмәт районыннан ел башыннан 185 мөрәҗәгать кергән. Аларның күпчелеге төзекләндерүгә һәм транспортка кагылышлы. Киңәшмә барышында “Халык контроле”нә кергән мөрәҗәгатьләргә җавап ун көн эчендә кайтарылырга тиеш булса да, кайчакларда бу вакытның озаккарак сузылуы искәртелде, шуңа күрә системаны тагын да камилләштерү зарурлыгы билгеләп үтелде.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International