Карлар тиз эреде, җир ачылды, шуның белән бергә кипкән үлән, чүп-чар да өскә чыкты

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
“Татнефть” ААҖдә “Предприятиеләрне 2014 елның янгын куркынычы чорына әзерләү турында” боерык чыкты. Документта җитештерү һәм социаль объектларда, арендага алынган урман кишәрлекләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиешле чаралар күрсәтелә. Стрруктур бүлекчәләр территорияләрне коры үләннән, куаклыклардан һәм яна торган чүп-чардан арындырырга, аларны тиешле урыннарга вакытында чыгарырга тиеш. Беренчел янгын сүндерү чараларының өстәмә запасларын булдыру күздә тотыла. Ирекле янгын сүндерү командаларының әзерлеген, янгыннан автоматик рәвештә саклау җиһазларының төзеклеген тикшерү, урман кишәрлекләре тирәсендә урнашкан объектларның як-ягын әйләнәләй сөреп чыгу һ.б. – ут-күздән саклану күп нәрсәләрне эченә ала.

Мондый чараларны үткәрү юкка гына түгел. Инде икенче атна янгын сүндерүчеләр кипкән үләннәрне сүндерергә йөриләр. Елга-тау буйларында үләне янып каралып калган урыннар инде байтак. “Ут-төтен күбрәк кичкә таба күренә, - диләр “01” хезмәте диспетчерлары. – Кипкән үлән дөрләп яна. Сәбәбе сүндерелми ташлаган тәмәке төпчеге дә, балалар шукелыгы да булырга мөмкин. Ник кешеләр шул хакта уйламыйлар икән: шул үләннәр арасында кошлар оя кора, вак җәнлекләрнең оялары шунда бит. Аларның яшәү урыны, дөньялары шунда. Ут белән сак булыгыз, яндырмагыз коры үләнне!”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International