Кеше гомере һәм сәламәтлектән дә кадерлерәк нәрсә юк

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Рәсәй халкы көтеп алынган һәм авырлык белән бирелгән җиңүне - Бөек Ватан сугышында яулап алынган җиңүне беркайчан да онытмаячак. Әлеге вакыйгалардан 70 ел үтсә дә, безнең каһарман бабаларыбызның батырлыклары бүген дә истә. 9нчы май алдыннан Әлмәт журналистлары Бөек Ватан сугышы ветераны Гәбдрәхимов Габделбари Вәгыйз улы белән очрашты. Ул үзенең полкташлары белән сугыш кырында Бөек Җиңү көнен якынайткан кешеләрнең берсе.

Габделбари Вәгыйз улы 1924нче елда Әлмәт районы Тайсуган авылында дөньга килә. 1941нче елда 9нчы сыйныфны тәмамлый. Сабантуйга чабышкы атларны әзерләгәндә сугыш башлануы хәбәре килеп ирешә. Шул көннән башлап яшь егетнең тормышы үзгәрә, мәктәпне калдырырга туры килә. Абыйсы Габдерәшитне фронтка алгач, аңа күпбалалы гаиләне туйдырасы була. Әтисе Беренче Бөтендөнья сугышыннан, аякларын паралич сугып, инвалид булып кайта. Габделбари колхозда ат караучы булып эшли башлый.

Яшьтән үк күз күреме начар булган егетне башта армиягә алмыйлар, әмма 1943нче елның августында аңа да чират җитә. Башта ул Суслонгер шәһәренә җибәрелә. Аннан аны 150нче запас полкына уку батальонына билгелиләр. Соңрак товарняк вагоннарга төяп аларны Харьков өлкәсенә җибәрәләр. Шулай итеп Габделбари Днепрның уң һәм сул ягын немецлардан коткару өчен барган иң каты бәрелешләрдә катнаша. Яраланганчыга кадәр алгы сафларда дошманга каршы көрәшә. Туган авылына 1944нче елның март аенда ачык яралары белән ике култык таякта кайтып төшә.

1946нчы елны 22 яшьлек солдат яңадан парта артына утыра, урта мәктәпне тәмамлаганга аттестат ала. Аннан соң Уфа медиститутына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 1956-58нче елларды табиб - терапевт, 1958-1977нче елларда Әлмәт шәһәренең туберкулезга каршы диспансер баш табибы, 2001нче елга кадәр табиб - фтизиатр булып эшли.

Сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табиб – фтизиатр Габделбари Вәгыйз улы 77 яшенә кадәр авыруларны дәвалый, гомеренең 45 елын медицинага багышлый.

«Сугыш еллары халык өчен зур кайгы китерде, тылда да, фронта да зур сынау булды», - дип сөйләп китә Габделбари Габдрәхимов сугыш еллары хәтирәләрен искә төшереп. «Кеше гомере һәм сәламәтлектән кадерлерәк нәрсә юк, шуның өчен мин табиб буларга карар кылдым, хатыным Галия дә гомере буе кеше дәвалады, без аның белән бергә укыдык. Яхшы яшәдек, ике бала үстердек, кызыбыз безнең юлны сайлады. Ул балалар табибы булып эшли. Балалар да, оныклар да, туганнар да килә, тик кызганыч, тормыш иптәшем 5 ай элек мәрхүм булды», - дип авыр сулап куя фронтовик.

Быел ноябрь аенда аңа 90 яшь тулачак. Саргайган фотоларны күрсәтә- күрсәтә безгә Габделбари Вәгыйз улы тормыш йомгагын сүтте, күпме сынаулар, авырлыклар аша үтеп тормышны ярата белгән, кешеләргә ярдәм итәргә һәрдаим әзер булган олы йөрәкле, сабыр һәм тыйнак кешегә сокланасы гына кала...

Энҗе Хасаншина, Руслан Бажутов, Юрас Сафиуллин
Әлмәт муниципаль районы Башлыгы матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International