Видеоконференция режимында экологик иминлекне тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
ТР Министрлар кабинетында видеоконференция режимында экологик иминлекне тәэмин итү, табигатьтән файдалану һәм республикада санитария-эпидемиология иминлеге буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Аны Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин үткәрде. Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров үзенең докладында республика территориясендә санитария-экология тәртибе урнаштыруга республиканың барлык табигатьне саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар, муниципаль төзелмәләрнең башкарма комитетлары кушылачагын әйтте.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итеп, Артем Сидоров юлларның һәм юл тирәсе полосаларының торышын тикшерү чаралары күрү зарурлыгын әйтте, аэропортлар, елга портлары, тимер юл вокзаллары территорияләренең торышына аеруча игътибар кирәген ассызыклады. Министр шулай ук төзелеш мәйданчыкларының торышына контроль зарурлыгын, төзелеш чүпләрен вакытында чыгаруны оештыру кирәклеген күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International