Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
WorldSkills Russia чемпионаты Әлмәткә килде
2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Әле күптән түгел генә калабызның эшче яшьләре һөнәри осталыкта көч сынашты. Пәнҗешәмбе көнне политехникум да республика яшьләрен – электр монтажчыларын кабул итте. Техникум һәм көллиятләрдә белем алучы 12 егет нефтьчеләр башкаласына WorldSkills Russia чемпионатының төбәк турына җыелды.
Газета укучыларда тагын нинди чемпионат уйлап тапканнар дигән сорау туарга мөмкин. WorldSkills International – эшче һөнәренең абруен, яшьләрнең әзерлек дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куйган халыкара чемпионат. Ул 1946 елдан бирле оештырыла. Аны, олимпия хәрәкәте кебек үк, дөньядагы иң зур һөнәри осталык бәйгесе дип атыйлар. Әлеге хәрәкәткә дөньяның 60 тан артык иле кушылган. Безнең ил 2012 елда гына WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы булып теркәлде.
WorldSkills Russia милли операторы илнең төрле шәһәрләрендә дөнья чемпионатында катнашу өчен Россиянең җыелма командасын туплау максатыннан төбәк ярышлары оештыра. Илебездә һөнәри осталык буенча беренче милли чемпионат узган ел Тольятти шәһәрендә үтте. Анда үзләрен иң осталар итеп танытканнар Россия җыелма командасы составында тәүге тапкыр дөнья күләмендә көч сынашырга былтыр Лейпциг шәһәренә юл тотты. Алар арасында татарстанлылар да булу шатлыклы күренеш. Бәйгегә килгән меңнән артык яшь белгеч 46 компетенция, үзебезчә әйтсәк, төр буенча көч сынашкан. Ватандашларыбыз 14 белгечлектә ярышкан. Беренче коймак төерле булган кебек, безнең командага җиңү елмаймый, аларга соңгы урыннарның берсе белән канәгатьләнергә туры килә.
2015 елда халыкара чемпионат Бразилиянең Сан-Пауло, 2017 елда Абу-Даби (Гарәп Әмирлекләре) шәһәрләрендә үтәчәк. Ә 2019 елда чемпионатта катнашучыларны Казан кабул итәргә әзерләнә. Шуңа күрә быел Татарстан башкаласында май аенда үтәчәк WorldSkills Russia милли чемпионатын аңа генераль репетиция дисәң дә була. Быел Казанга төбәк чемпионатларында җиңүчеләр җыелачак. Ә аларның исемнәре бу көннәрдә оештырылган ярышларда ачыклана. Төбәк ярышлары 32 компетенция (балта остасы, кирпеч өю, веб-дизайн, ювелирлык эше, видеомонтаж, электроника, чәчтараш, косметология, автомеханика һәм башкалар) буенча үткәрелә.
Әлмәт политехникумы базасында электр-монтаж эшләре буенча төбәк чемпионаты оештырылды. Башка компетенцияләр буенча көч сынашулар икенче шәһәрләрдә үтә.
Калабызга республиканың 12 техникум һәм көллиятеннән – Бөгелмә, Минзәлә, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Лениногорск, Зәй, Әлмәтнең танылган уку йортларыннан иң яхшы исемен дәгъваларга җыелдылар. Аларга алга куелган бурычны үтәү өчен 4 сәгать вакыт бирелде. Егетләр шушы вакыт эчендә бирелгән схема буенча “аш бүлмәсенә” электрүткәргеч сузарга һәм яктырткыч урнаштырырга тиеш иде. Техникумның укыту-производство остаханәсендә һәр катнашучыга аерым эш урыны – “бүлмә” ясалган. Кирәкле кораллар, материалларның һәммәсе дә алдан ук әзерләнгән. Эксперт комиссиясе бәяне эш сыйфатына һәм тизлеккә карап кына түгел, схеманы укый белүләренә, бирелгән җиһазлардан куллана алу осталыгына һәм төзелгән схеманың ничек эшләвенә карап та бирә. Бәйгедә ике әлмәтле дә бар. Алар – һөнәри көллияттән Владимир Исмаев һәм узган ел гына политехникумны тәмамлап, хәзер УК “Татнефть-Энергосервис” җәмгыятендә эшләүче Алексей Иванов.
– Алексей безнең тырыш студентыбыз иде. Техникумны кызыл дипломга тәмамлады. Аның бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашу тәҗрибәсе бар. Көндәшләре җитди булса да, бүген дә Алексейга зур өметләр баглыйбыз, – диде Әлмәт политехникумы директоры Илдар Баһманов конкурс башында.
Алексей Иванов ышанычны аклады. Иң күп баллны (97) ул җыйды һәм беренче урын яулады. Казан энергетика көллияте укучысы Сергей Лосев якташыбыздан 12 баллга калышты. Өченче урында – Бөгелмә машина төзелеше техникумы студенты Максим Зудин. Ул 57 балл туплады. Алдан ук билгеләнгәнчә, җиңүче WorldSkills Russia милли чемпионатында Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак. Димәк, бу җаваплы бурыч Алексей җилкәсендә. Аңа уңышлар телибез!
Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз