Иртәгә “Алнас” заводында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
15 апрельдә 10.00 сәгатьтә “Булачак Татарстан колледж”ында (“Алнас” заводы) “Россия сәнәгате өчен кадрлар хәзерләү механизмы буларак җаваплы партнерлык” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була.
Профессиональ белем бирү өлкәсендә бизнес белән хакимиятнең хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган конференциядә Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Әлмәт муниципаль районы, Татарстанның махсус урта һәм югары уку йортлары җитәкчеләре, ЧТПЗ-“Римера” дәүләт концернының һәм аның !Алнас” заводының нефтесервис дивизионы вәкилләре катнаша.

Конференциядә республика уку йортларының һәм сәнәгать предприятиеләренең хезмәттәшлеге, партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү мөмкинлекләре, шулай ук белгечләр әзерләүнең сыйфаты һәм профессиональ белем бирүнең дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре каралачак.

Чарада катнашу өчен бүген 17 сәгатькә кадәр 39-33-24, 89172547760 телефоннары аша аккредитация үтәргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International