Татарстан Республикасында еллык биремдәге торакның 31,4 процентын тәшкил иткән 753 мең кв. м торак сафка кертелгән
2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
11 нче апрельгә Татарстан Республикасында 753 мең кв. м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 31,4 процентын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы 2 атнада 132 мең кв.м торак тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырда. Чарада Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы кысаларында республикада барлык авария хәлендәге йортлар буенча мәгълүматны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды системасына кертергә кирәк, дип искәртте Ирек Фәйзуллин. Бүгенгә 1 мең 688 йортның 997се буенча мәгълүмат кертелән, 692 йорт буенча мәгълүмат юк. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, төп максат - авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне урамда калдырмау. Гражданнарның уңайлыклары булган башка торак урыны булса, авария хәлендәге торак сатып алына һәм ТР Дәүләт торак фондыннан торак алу мөмкинлеге бирелми.
4 нче апрельдән 2014 нче ел программасы этабы буенча заявка әзерләү башланды. 2014 нче ел этабына моңа кадәр 2014-2017 нче еллар этапларына кертелгән авария хәлендәге барлык калган йортлар кертелә.