Әлмәт яшьләре боулингта көч сынашты

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Оешма-предприятиеләр һәм учреждениеләрнең яшьләр комитетлары арасында боулинг буенча шәһәр турниры булып узды.

Һәвәскәрләр турнирына 60 тан артык кеше җыелды. Җиңү онкология диспансеры командасы яклы булып чыкты. Торба заводы яшьләре икенче урын яулады. Җылылык челтәре командасы өченче призга лаек булды.

“Иң яхшы ир-ат нәтиҗәсе” номинациясендә Николай Краснобаев (“АПТС” ААҖ), ә “ Иң яхшы хатын-кыз нәтиҗәсе”ндә Анна Корноухова (ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе) җиңделәр.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International