18 апрельдә Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар халыкара көне билгеләп үтелә

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Былтыр без Багряж-Никольское авылындагы борынгы чиркәү турында язган идек. Ул чагында клуб мөдире, белеме буенча архитектор-реставратор Светлана Иванова “Сынлы сәнгать, дизайн һәм архитектура” номинациясендә грант алырга гариза биргән иде. “Ташта мәңгеләшкән тарих” темасына авылдагы чиркәүне торгызу проекты тәкъдим ителде. Без, бу темага кире кайтып, проектның язмышы белән кызыксындык. Шул уй белән проектның иҗатчысы Светлана Иванова белән элемтәгә кердек.

ӘМР башлыгының матбугат хезмәте: Комиссия гаризагызны кабул иттеме?

Светлана Иванова: Кызганычка, проект грантка үтмәде. Комиссия вәкилләре чиркәүнең архитектура һәйкәлләре реестрына кертелмәгән булуын сәбәп иттеләр. Чиркәү, чыннан да, бернинди реестрда да тормый. Шуның өстенә әдәбияттә әле бу храм сакланмаган дип язылган. Бу хәл авылның юлдан ерак торуына бәйледер, Багряж-Никольскоега вак таш түшәлгән юл гына бара. Хәзер авылда 50ләп кенә йорт калды. Сакланган барлык һәйкәлләрне исәпкә алганда бу чиркәүне күрми калганнардыр, шул гына.

ӘМР башлыгының матбугат хезмәте:
Ләкин бит чиркәү 19нчы гасырда ук салынган, шуны исбатлап булмыймыни?

Светлана Иванова: Чиркәү чыннан да, авылда гына түгел, бөтен тирә-якта истәлекле бер урын. Ул 1865 елда төзелгән. Анда якын-тирә авыллардан да гыйбадәт кылырга килеп йөргәннәр. Узган гасырның 30нчы елларында бу чиркәүне дә вәхшиләрчә җимергәннәр. Үзәк гөмбәзен трос белән тарттырып ишкәннәр, чаң суга торган өлешен өстән сүткәннәр. 60нчы елларда авыл кешеләре аны шифер белән түбәләгәннәр һәм шунда ашлык саклаганнар. Шуның аркасында чиркәү җимерелеп бетмичә сакланган. Әмма еллар үзенекен итә, шифер да искерә, стеналардагы тарихи фрескалар уңып төссезләнә, коела. Өстәвенә 2013 елда давыллы җил чиркәүнең түбәсенең бер өлешен куптарып атты, ул төштә фрескалар әле бераз сакланган иде. шунлыктан түбәне кичекмәстән яңартырга кирәк. Без авыл кешеләре белән беркадәр акча да җыйган идек, ләкин ул гына бик аз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International