Әлмәттә “Туган якта һәм шәһәр паркында үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы” дигән викторина үтте

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
“Ассоль” кафесында үсмерләр клублары арасында экология темасына “Туган якта һәм шәһәр паркында үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы” дигән викторина үтте. Аны Балалар һәм яшьләр идарәсе, Мәдәният һәм ял паркының җитәкчелеге ярдәмендә “Электрон” яшүсмерләр клубы оештырды. Клубның мөдире Рузания Талипова әйтүенчә, мондый чара инде 6 ел рәттән үткәрелә. “Үсмерләрдә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш формалаштыру, аларны туган якның гүзәллеген күрә, кадерли белергә өйрәтү, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белемнәрен арттыру, - ди ул, - клубыбызның төп максатларыннан берсе. Шундый викториналар һәм күргәзмәләр мәктәп укучыларын тартырга, аларда иҗат дәрте уятырга, табигатькә мәхәббәт тәрбиләргә ярдәм итә”.

Викторинада 12-24 яшьтәге балалардан торган 6 команда катнашты, алар шәһәрдәге «Чишмәкәй», «Планета», «Альметьевские моржата», «Союз», «Иптәш» и «Хыял» спорт клубларыннан килгәннәр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International