“Дача амнистиясе” тормышны җиңеләйттеме?

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Инде 7 елдан артык гамәлдә булган “дача амнистиясе” турында бик күп язылды. Шуны искә төшерик: бу законны кабул итү физик затларның аерым җир кишәрлекләренә, шунда төзелгән йортларга, дачаларга, гаражларга һәм башка күчемсез объектларга хокукларын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә мөмкинлек бирде. Тик менә парадокс: дәүләт теркәвенең гадиләштерелгән тәртибе кайбер гражданнарга кыенлыклар гына тулыра.

Торак бинамы, торак түгелме?

Росреестрның ТР буенча идарәсенә менә мондыйрак мөрәҗәгатъләр һаман ешрак керә башлады:

“Декларация тутырганда бакча өен ялгышлык белән “торак бина” дип язганбыз. Шуның аркасында торак проблемасын хәл итүдә кыенлык килеп чыкты, чөнки мин коммуналь квартирның бер бүлмәсендә ирем һәм ике кызым белән яшим. Бакча өемнең билгеләнешен “нежилое” дип үзгәртүегезне үтенәм”.

Шуның өстенә гариза язучылар еш кына мондый проблемалар килеп чыгуда Идарә хезмәткәрләрен гаеплиләр. Бу уңайдан шуны белдерәсе килә.

Бакча өенә милек хокукын теркәгәндә гариза бирүче күчемсез милек объекты турында декларацияне үзе тутыра һәм Росреестр офисына китерә. Андый декларациянең формасы 2009 елда расланган иде. Бинаның торакмы, түгелме, ничә катлы, нинди мәйданлы, кайчан төзелгән икәнен иясе үзе тутыра. Шулай булгач, мондый хәлдә Идарәдә теркәү вакытында хата җибәрелгән дип әйтү дөрес түгел. Ә бу хәлдән чыгу, кызганычка, бик катлаулы.

Нәрсә эшләргә?

Объектның билгеләнешенә үзгәреш кертү өчен аның иясенә Росреестр федераль кадастр хезмәтенең Татарстан филиалына яки Идарәгә мөрәҗәгать итәргә, үзгәрешне раслый торган документ китерергә кирәк. Андый документ бинаны торак яки торак түгел дип тану турында җирле үзидарә органының карары яки шул хакта суд карары булырга мөмкин. Кирәкле үзгәрешләр кертелгәннән соң, 200 сум дәүләт пошлинасы түләп, хокукны дәүләти теркәү турында яңадан шәһадәтнамә бирүне сорап идарәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International