«Алнас» халыкара автомобиль сәнәгате стандартлары буенча эшләвенә сертификат алды

2014 елның 13 апреле, якшәмбе
Әлмәтнең «Римеры», «Алнас» активы аудитны уңышлы узып, халыкара автомобиль сәнәгате стандартлары буенча эшләвен раслаучы сертификат алды. Тормоз дискалары «Алнас» заводында җитештерелүче продукциянең бер төре. Аудит тарафыннан автомобиль системалары, төп металлургия, заводның сыйфат системасы менджменты бүлекләре тикшерелгән. Узган ел автомобиль продукциясе җитештерү 640 мең данә,2012 нче ел белән чагыштырганда 22 процентка артыгырак. Агымдагы елда җитештерү күләмен яңадан 15 процентка арттырып, төп клиенты - «АВТОВАЗ» га 800 мең тормоз дискалары җибәрү планлаштырыла.

«Римера» компаниясе группалары 2003 елдан башлапТольяттидагы конвейер предприятияләренеңофициаль товар җитештерүчесе булып санала. Бүгенге көндә “Алнас” та 40 тан артык төрдәге автокомпонетлар ясала. Алар Германия, Дания илләрендәге җитештерү производствосында зур ихтыяҗ белән кулланыла.

Алена Караваева
Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International