Мәктәпкәчә мәгариф системасында эшләүче педагог-психологлар өчен семинар-практикум

2014 елның 13 апреле, якшәмбе
10 апрель көнне 46 нчы балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф системасында эшләүче педагог-психологлар өчен семинар-практикум үткәрелде. “Педагоглар белән эшләүдә заманчапсихолого-педагогик технологияләр. Коррекцион –үстерелешле эштә тәрбиячеләр белән хезмәттәшлек.” дип исемләнгән чарада Әлмәт, Лениногорск, Зәй шәһәрләреннән, Җәлил бистәсеннән килгән тәрбиячеләр, педагог-психологлар, бакча җитәкчеләре катнашты. Семинарда педагогларның эш процесын камильләштерү, эмоциональ“яну” ны кисәтү, профессиональ эшчәнлектәге җитешсезлекләрне ачыклау, педагогларның иҗади һәм интеллектуаль сәләтен ачу, эзләнү күнекмәләрен активлаштыру проблемалары күтәрелде,әлеге темаларга күп докладлар тыңланды.

Гузәл Исламова, Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе
Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International