Өченче Әлмәт шәһәр поликлиникасында яңа баш табиб

2014 елның 12 апреле, шимбә
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министырлыгының 722 приказы буенча, 2014 нче елның 9 апреленнән өченче Әлмәт поликлиникасының баш табибы булып Гәбдуллин Айдар Анасович билгеләнә.

Айдар Анасович 1993 нче елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 1993 -1994 елларда “хирургия” белгечлеге буенча интернатура үтә. 1994-2005 елларда Сарман район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә табиб-хирург булып эшли. 2005 нче елның июлендә Әлмәт бала табу йортына баш табиб булып билгеләнә.

2011 нче елның июленнән Әлмәт шәүәр балалар хастаханәсендә баш табибның урынбасары вазыйфаларын башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International