“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 12 апреле, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез! Әлмәттә юл йөрү кагыйдәләрен саклау проблемасы кайчан бетер икән? Шул рәттән, Радищев (роддом, МСЧ), Киров (МСЧ), Тимирязев (Тукай пр. Җәлил ур. Кадәр), 8 Март урамнарында һәм башка туктап тору һәм тукталышлар рөхсәт ителмәгән җирләрдә кайчан тәртип урнашыр икән? Нишләп ГИБДД хезмәткәрләре бу кагыйдәләрне бозучыларга карата бернинди чара да күрмиләр?

Җавап: Сезнең дәлилләрегезне хаклы дип табабыз. Соңгы елларда, шәһәребездә машина саны күбәеп китүе сәбәпле, күп кенә урамнарда һәм өйләр янында машина куя башладылар. Бу юл йөрү кагыйдәләрен саклауга начар тәэсир итә һәм урам җыештыручы машиналарга комачаулый.

Көн дә кагыйдә бозуны кисәтү өчен ике ГИБДД экипажы рейдка чыга. Ләкин җәза биреп кенә проблеманы бетереп булмый. Кешеләрдә машина йөртү культурасы булырга тиеш. Кызганычка каршы, бүгенге көндә “автохам”нар  Әлмәттә генә түгел, ә Рәсәйнең барлык төбәкләрендә дә күзәтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International