Сәламәтлек саклау идарәсендә коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру планы буенча киңәшләштеләр

2014 елның 12 апреле, шимбә
Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсендә аның җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендә сәламәтлек саклау оешмаларында коррупциягә каршы эшчәнлек алып баруга багышланган чираттагы киңәшмә булып узды. Фикер алышуда шәһәр прокуроры урынбасары Илдус Әлимов, Эчке эшләр идарәсенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Вадим Беляев катнашты.

Шәһәрнең ике зур сәламәтлек саклау учрежденияләре Ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе баш табибы Фәйзи Әгъзәмов һәм № 3 поликлиника баш табибы урынбасары Роза Фарукшина урыннарда алып барылган эшчәнлек турында сөйләделәр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре киңәшмәдә катнашучыларны 2014 елның 1 январеннән Административ хокук бозу кодексындагы үзгәрешләр белән таныштырыдылар.

Лилия Сабитова
Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте
Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International