Әлмәт районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды

2014 елның 11 апреле, җомга
Язгы кыр эшләре алдыннан көнүзәк булган мәсьәләләрне бергәләп хәл итү, технология өлкәсендәге яңалыклар белән танышу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан аграконференция оештыру Әлмәт районында күркәм традициягә әверелде. 11 апрель көнне авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, белгечләр, төрле служба вәкилләре, Аграр университет галимнәре “Чагылтау” хуҗалыгына җыелды. Конференциядә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов катнашты. Конферециянең практик өлешендә авыл –хуҗалыгы техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсе, механизаторлар белән тәэмин ителеш, орлык фонды яңарту, ашламалар куллану турында сөйләштеләр. Район башлыгы хуҗалыклардагы техникаларның 17 апрельгә кадәр тикшерү үтеп бетәргә тиешлеген ассызыклады, язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән, кыска срокларда башкарып чыгу бурычын куйды.

Пленар өлештә служба вәкилләре үз өлкәләре буенча авыл хуҗалыгына кагылышлы яңалыклар белән таныштырдылар, аграр университет галимнәре исә бөртекле һәм азык культураларыннан югары уңыш алуга юнәлдерелгән технологик процеслар турында сөйләделәр.

Фәрдия  Хәсәнова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International