Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
“Рухият” рухи яңарыш фондының “Сандугач сайрар илем” XVII балалар иҗаты фестивале тәмамланды
2014 елның 11 апреле, җомга
Язгы җылы апрель аеның беренче шимбәсендә “Нефтьче” Мәдәният сараенда искиткеч матур һәм якты бәйрәм концерты белән “Рухият” рухи яңарыш фондының “Сандугач сайрар илем” XVII балалар иҗаты фестивале тәмамланды.
Быел ул Мәдәният елы кысаларында узды.
“Татнефть” компаниясе унҗиденче ел нефть төбәгенең яшь талант ияләренә сәнгать иленә юл ярырга зур мөмкинлекләр ачты, быелгы чыгарылыш фестиваль тарихына матур сәхифә булып теркәлде. Әлеге фестиваль шушы дәвер эчендә күпме бала өчен иҗат мәктәбенә әйләнде. Компания структур бүлекчәләренең иң яхшы ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында, Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте һәм “Нефтьче” Мәдәният сарае кебек дәрәҗәле сәнгать учаклары сәхнәләрендә чыгыш ясаган егет-кызларга мәктәп елларыннан ук иҗат әһелләре белән очрашу, мастер-класс сәгатьләрендә катнашу бетмәс-төкәнмәс илһам, иҗат итү дәрте бирә. Гала-концерт исә Мәдәният сарае бусагасын атлап кергән һәркемне: кечкенә артистларны да, тамашачыларны да сандугач иленә алып китте. Һәр тарафтагы бәйрәм рухы, әкият геройларының кунакларны сәламләп, изге теләкләр белән каршы алулары ямь өстенә ямь булды.
– Сәләтле балалар белән эшләүгә компаниядә зур урын бирелә. “Рухият” һәм “Сәләтле балалар” фондлары үсеп килүче буынны сәнгатькә, фәнгә тартуда этәргеч булып тора, – диде “Рухият” рухи яңарыш фонды Советы рәисе, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм рухи яңарыш фонды башкарма директоры Флера Шәйхетдиновага, “Сәләтле балалар” фонды комиссиясе рәисе Леокадия Садчиковага рәхмәтен белдерде. – Әлеге гала-концертны күзәтү күңелгә рәхәтлек бирә, чөнки монда “фанера”га җырлаучы юк, бары тик тере тавыш – балалар кечкенәдән үк зур бәйге-фестивальләргә әзер булып үсә.
“Сандугач сайрар илем” бәйгесендә быел нефть төбәгендә урнашкан 18 шәһәр һәм районның уку йортлары вәкилләре катнашты. Фестиваль тарихында беренче тапкыр Яңа Чишмәдән килгән вокаль ансамбль дә чыгыш ясады. Ә иң күп призлы урынга әлмәтлеләр лаек булды.
– “Татнефть”нең сәнгатьне, мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше бәһалап бетергесез, – дип ассызыклады үз чыгышында район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова.
Ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында конкурсантларга бәйгедә катнашу һәм буш вакытларын файдалы, күңелле уздыра алсын өчен шартлар тудырган өчен бәйрәмдә идарә җитәкчеләренә, профсоюз комитетлары рәисләренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. “ТНГ-Групп” җәмгыяте, “Җәлилнефть”, “Лениногорскнефть” идарәләре һәм “Нефтьче” Мәдәният сарае коллективларына “Рухият” фондының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Сүз уңаеннан, 10 елдан артык фестиваль режиссеры булып чыгыш ясавы өчен “Нефтьче” директоры урынбасары Лидия Чекованы оештыручылар аерым билгеләп узды.
XVII фестиваль яңадан-яңа талантлар белән таң калдырды. Тәҗрибәле чыгыш ясаучылар үзенчәлекле концерт номерлары белән әсир итсә, яңа иҗат төркемнәре чын ачыш булды. Гран-при ияләре исемлеге быел вокаль ансамбль белән баеды – Азнакайның “Юлдаш” төркеме егетләренең “Йөр син безнең урамнарда” җырын өздереп башкарулары жюри әгъзаларын битараф калдырмаган.
Гала-концерт сәхнә белән генә чикләнмәде. Антракт вакытында “Клепа” иҗат студиясе вәкилләре балалар өчен кызыклы уеннар һәм төрле бәйгеләр оештырды, фестиваль лауреатлары “Лель” ансамбле (Зәй) халык җырларыннан попурри белән хәйран итте. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге көн дуслык һәм татулык бәйрәмен хәтерләтте.
Быелгы фестиваль тәмам, әмма концертлар әле алда да дәвам итә – яшь йолдызчыклар нефтьчеләр башкаласыннан Казанга юл ала. Алар 21 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә чыгыш ясаячак.
Гөлназ Гыйззәтуллина
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз