Укучылар XXI гасыр фәненә өлеш кертә

2014 елның 11 апреле, җомга
Тирә-яктагы барлык процесслар югары техологияләргә нигезләнгән чорда акыллы, фән белән кызыксынучы яшьләргә булган ихтыяж, аларның хезмәтләренә булган кызыксыну тагын да арта. Быел үзенең оешуына 11 ел тулуны билгеләп узучы "Сәләтле балалар" фондының бер проекты "Укучылар XXI гасыр фәненә " дип исемләнгән фәнни - гамәли конференция моның шулай булуын тагын бер кат раслады.

9 апрель көнне Әлмәтнең 2 нче лицее Татарстанның 19 муниципаль районы һәм күрше-тирә шәһәрләрдән кунаклар кабул итте. Ә кунаклар - математика, химик, технологик процесслар, экология, нефть табу технологиясе һәм башка бик күптөрле темаларга үзләренең фәнни докладларын тәкъдим итәргә килгән егет-кызлар һәм аларның җитәкчеләре.

"Сәләтле балалар" фонды моннан 11 ел элек "Татнефть" ААҖ нең элеккеге директоры Шәфәгать Тәхаветдинов инициативасы белән оештырылган иде. Фонд яшь талантларга, фән белән кызыксынучыларга, аларның укытучыларына һәртөрле ярдәм күрсәтә. Дистә еллар дәвамында адреслы ярдәмне 1200дән артык укучы, 500ләп педагог алган. Россия, халыкара югарылыктагы бәйге һәм конференцияләрдә катнашу да фонд ярдәме белән тормышка ашырыла.

Укучыларның фәнни-гамәли конференциясендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Резеда Зәһретдинова , "Татнефть" ААҖ кадрлар бүлеге җитәкчесе Рифдар Хәммәдъяров, Мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев, Әлмәт дәүләт нефть институты ректоры Александр Емекеев, Казан милли тикшеренү техник университетының Әлмәт филиалы директор урынбасары Искәндәр Сәмигуллин, республиканың төрле районнарыннан 130дан артык укучы, укытучылар катнашты.
"Сәләтле балалар" фонды комиссиясе рәисе Лидия Садчикова чыгышыннан күренгәнчә, агымдагы елда комиссиягә 400дән артык эш кабул ителгән. Җентекле тикшерүләрдән соң шуларның 138е бүгенге конференциядә катнашырга лаеклы дип табылган.

Конференциягә килүчеләрне район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән тәбрикләп, Резеда Зәһретдинова әлеге игелекле гамәлләрнең башында торучы нефтьчеләргә олы рәхмәтен белдерде, фәнгә тартылган, фән белән кызыксынган яшьләргә үзегез теләгән уку йортында белем алып, кызыксынуларын алга таба да дәвам итеп, республика, районыбыз өчен хезмәт итегез, дигән теләкләрен җиткерде.

"Татнефть"ААҖ кадрлар бүлеге җитәкчесе Рифдар Хәммәдъяров ассызыклап узганча, конференциядә катнашучыларның күпчелеге төгәл фәннәр белән кызыксына. Компания өчен кирәкле белгечлек алуда нәкъ менә шул юнәлештә эш алып барырга кирәк тә инде.

- Сезнең бырыгызны да җиңүчеләр дип атарга була. Китапханәләрдә, сыйныфларда алган белемегез сезнең кыйммәтегезне арттыруга хезмәт итә, - диде ул.
Рафаэль Ганиев форумда катнашучыларны төбәгебезнең интеллектуаль элитасы дип атады.

Александр Емекеев мондый югарылыктагы фәнни-гамәли конференция өчен лицей залларының гына кысан булуын әйтеп, киләчәктә укучыларның хезмәтләрен туплап җыентык чыгаруда, хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтте.

Традиция буенча, сүзне мәктәп укучылары алды. Гүзәл Батыршина "Пик добычи нефти и кривая Гаусса" дигән темага чыгыш ясады.

Пленар өлештән соң сыйныфларга таралган балалар 13 төрле секциягә бүленеп эшләделәр. Нинди генә кызыклы темаларга фикерләп, иҗади тикшеренүләр алып бармый замана балалары. Мәсәлән, "Сөт - тормыш чыганагы", "Аллергия - киләчәк авыруы", "Нефть - алтынмы, үлемме?" Хезмәтләрдәге фикер сөреше, чыннан да, игътибарга лаек.
– Фәнни-гамәли конференция укучыларга нәрсәсе белән кызыклы соң? Әлеге сорау белән без акыллы башларның үзләренә мөрәҗәгать иттек.

Нурлат шәһәренең 2 нче мәктәбе укучылары Назартагонов Данил һәм Сергеева Настя экология белән нык кызыксыналар.

Фәнни-гамәли конференция хакында күптән беләбез, укытучыларыбыз анда катнашуны максат итеп куйды. Безнең докладның темасы "Туфрак индикаторларын ачыклау", бу бик кызыклы эш. Биредәге атмосфера бик ошый. Үзебезнең яшьтәшләрнең нәрсәгә сәләтле булуын карыйсың, аудитория алдында чыгыш ясарга, фикерләреңне дәлилләргә өйрәнәсең, - диләр алар.

Үзенең фикерләре белән Нурлат шәһәре гимназиясенең физика укытучысы, "Мәктәп дәресләрдән соң" проекты кысаларында оештырылган физика түгәрәге җитәкчесе Хәлим Әлимов та бик теләп уртаклашты.

- Бүгенге фәнни-гамәли конференциягә без 3 укучы алып килдек. Аларның икесе физика, берсе технология буенча докладлар белән чыгыш ясаячак. Бирегә килгәнче нык әзерләндек. Иң башлап Түбән Кама шәһәрендә узган конференциядә катнаштык. Бөгелмәдә "Сәләтле балалар" фонды оештырган сайлап алу турында 1 нче, 2 нче урыннарны яуладык һәм Әлмәткә чакыру алдык. Фикеремчә, укучылар өчен мондый югарылыктагы һәм әһәмияттәге конференциядә катнашу бик мөһим. Бу, киләчәк тормышларына юллама, дияр идем хәтта. Нурлат гимназиясен тәмамлап чыккан ике укучыбыз "Сәләтле балалар" фонды рекомендацияләре белән Казан дәүләт энергетика институтына укырга керде, быелгы чыгарылыштан бер егетебез Нефть институтына барырга планлаштыра. Хезмәтәшлек итүче уку йорты буларак, аларга ташламалар булыр, укучыларыбызның теләкләре тормышка ашар дип уйлыйбыз, – диде ул.

Көн дәвамында барган чара җиңүчеләргә дипломнар тапшыру белән тәмамланды.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International