Болардан тыш, хәрби солдатка электрон карта ачу планлаштырыла. Бу үзенә күрә бертөрле мәгълүмат чыганагы булачак. Әлеге картада ир-егет турында мәгълүмат, аның фотосы, медицина белешмәләре џәм хәрби хезмәт узу урыны күрсәтеләчәк. Бу яңалык солдатлар саны џәм бу өлкәдәге башка статистиканы ачыкларга ярдәм итәчәк. Быелдан армиягә киткәндә, шәхси гигиена әйберләре дә өләшә башлаячаклар. Шунысын да искә алып үтик, Татарстан егетләренә махсус тарифка тоташтырылган кәрәзле телефон џәм махсус кирәк-ярак комплекты, банк картасы да бирелә иде.
Быелгы чакырылышның чираттагы үзенчәлеге хәрби бурычын үтәргә теләмәүчеләргә кагыла. Законлы сәбәпләре булмаса, армиядә булмаган егетләрне моннан ары дәүләт џәм муниципаль хезмәткә эшкә алмаячаклар. Солдаттан качып йөрүчеләргә исә, 27 яшь тулгач, хәрби билет түгел, ә белешмә генә бирәчәкләр. Күптән түгел Россия оборона министры Сергей Шойгу аларның исемлеген матбугатта чыгару турында тәкъдим ясаган иде. Әлеге уңайдан С.Погодинның фикере катгый: "Мин, гомумән, качып йөрүчеләр мәсьәләсенә бу кадәр игътибар бирүнең сәбәбен аңламыйм. Кайчак аларны хәтта партизаннар кебек кабул итәләр. Ә бит чынлыкта алар - закон бозучылар. Шунысын да искәртик, качып йөрүчеләргә карата җитди чаралар күрелә. Узган ел меңнән артык егеткә штраф салынган, 12се җинаять җаваплылыгына тартылган.