Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әдипләр җыелган җирдә
2014 елның 11 апреле, җомга
7 апрель көнне, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасында аның яңа рәисе Шаһиев Рәфкать Ширияздан улы рәислегендә беренче җыелыш булып узды. Аның эшендә көньяк-көнчыгышның 10 муниципаль районында иҗат итүче язучылар катнашты. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде. Иң башлап Рәфкать Шаһиев күренекле язучылар һәм шагыйрәләргә үзе турында тулырак мәгълүмат бирде, кайларда эшләве, нәшер ителгән китаплары белән таныштырды.
Белешмә: Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев 1968 елның 2 октябрендә Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында туа. Туган авылында сигезъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск педагогия училищесының рәсем сәнгате бүлегендә укый. 1988-1990 елларда армия сафларында хезмәт итә. Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлап, 2001 елда "Татарстанның көньяк-көнчыгыш Кама аръягы микротопонимнарына тарихи-лингвистик анализ" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Армия хезмәтенә кадәр, 1988 елда Яңа Нәдер урта мәктәбендә укытучы, 1990-1992 елларда Яңа Кәшер урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 1992-2002 елларда Кичүчат мәктәбе директоры, 1997 елдан Әлмәт дәүләт муниципаль институтында эшли. 2001 елда институтның татар филологиясе кафедрасы мөдире итеп билгеләнә, 2009 елдан уку-укыту эшләре буенча беренче проректор.
Туган авылы Кичүчатта күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музеен оештыручыларның берсе. Фәнни мәкаләләре Әлмәт, Түбән Кама, Казан, Мәскәү, Волгоград, Пятигорск, Йошкар-Ола, Төмән, Тобол, Чиләбе, Улан-Удэ, Майкоп, Махачкала шәһәрләрендә басыла. Уннан артык кандидатлык диссертацияләренә, монографик хезмәтләргә бәяләмәләр яза. Әдәбият-сәнгать өлкәсенә караган иҗади һәм публицистик язмалары "Мәдәни җомга", "Шәһри Казан" газеталарында дөнья күрә. Филология фәннәре кандидаты, доцент, "РФ гомум белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре", Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе.
Утырыш күңелле вакыйгалар белән дәвам итте. Күптән түгел генә Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән Зинаида Захарова(Кәләй) һәм Рәхия Әхмәтҗановага (Җәлил бистәсе) тантаналы төстә таныклыклар тапшырылды. Икенче мәсьәлә, Әлмәт язучылар оешмасының эш тәртибе, планы буенча сөйләшү, фикер алышу шактый озакка сузылды. Агымдагы елда Рафаил Төхфәтуллин һәм Энҗе Мөэминованың 90 еллыкларын югары дәрәҗәдә драма театрында уздыру, яшьләр белән эшне активлаштыру өчен иҗади бәйге игълан итү, "Кызыл каурыйлар" берләшмәсенә йөрүчеләр өчен мастер-класслар оештыру һәм башкалар каралды.
Фәрдия Хәсәнова
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз