Канатлы дусларда өй туе

2014 елның 11 апреле, җомга
10 апрель көнне 62 нче санлы “Тирәк” балалар бакчасы тәрбиячеләр һәм анда йөрүче балалар бик матур бәйрәм уздырдылар. Әлеге чарага әзерлек бик озак барды. Кыш көне алар әти–әниләр белән берлектә кошлар өчен оялар ясадылар, “Кызыл китап”ка кергән кошлар артыннан күзәтүләр алып бардылар, “Кош оясы” дигән акция уздырдылар.10 апрель көнне узган бәйрәмгә “Экология департаменты” белгечләре дә чакырылган иде. Җырлар, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барган бәйрәм кош оялары элү белән тәмамланды.

Л.Хәмитова,
62 нче бакчаның өлкән тәрбиячесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International