Суд приставлары торак–коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыюны дәвам итә

2014 елның 11 апреле, җомга
Суд приставларының Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре торак–коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар җыюны дәвам итә.

4 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда Әлмәт районы һәм шәһәре буенча 53 млн 855 сум бурычны кайтару өчен 864 эш башкаруга алынган, 546 сум акча җыйналган. Гомуми эш барышында суд приставлары тарафыннан 4 млн 148 мең кайтарылган. 18 кешенең РФ чикләреннән чыгу хокукы чикләнгән.

Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International