“Идел – йорт” фестиваленә кыскача белешмә.

2014 елның 11 апреле, җомга
Әлмәт татар дәүләт драма театры быелгы 2014 ел - мәдәният елында Республикабызда 14 тапкыр үткәрелүче халык театрларының “Идел – йорт” фестивален кабул итте.

«Идел йорт» республика халык театрлары фестивале үзешчән театр сәнгатен үстерү, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссер эшләренең дәрәҗәсен күтәрү, халык театрлары тарафыннан үзара эш тәҗрибәсе белән алмашу, профессиональ театрлар белгечләре һәм артистлары тарафыннан халык театрларына методик ярдәмне күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Фестивалне 10 апрель көнне 15 .00 сәгатьтә Лениногорск районы мәдәният йорты яшьләр театры Рәмзия Габдулхакованың “Өзелгән яфраклар” исемле драма әсәре белән ачып җибәрде. Бу спектакль үзенең эчтәлеге белән киләчәк яшь буынга тормышка яраклы булып тәрбия алуга олы этәргеч ясый.

Шул ук көнне кичке 18.00 сәгатьтә Әлмәт районы Яңа Нәдер авылы мәдәният йорты “Илһам” халык театры Рәлиф Кинҗәбаевның “Гүргә керер сер иде” драма әсәрен тәкъдим итте. Спектакльне сәхнәгә куючы Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин. Спектакль бүгенге гаугалы тормышның мәшәкатьләренә басым ясый, гаиләдә, балалар һәм туганнар арасында дуслык - татулык мөнәсәбәтләрен саклауга һәм ныгытуга юнәлтелгән.

12 апрель көнне 14.00 сәгаттә Башкортстан Республикасының Илеш районы мәдәният йорты “Чагыл” халык театры Гүзәл Зәйниеваның “Гәйфи бабай, өйлән давай” дигән комедиясен тәкъдим итә.

Халык театрлары профессиональ театрларны яшь талантларга, яңа буын артистларга туендырып тору өчен генә түгел, бәлки район – авыл җирлекләрендә ана телебезне саклап калу өчен дә бик кирәкле гамәлдер. Халык театры булган җирдә һәр милләт үз телен, үз илен саклап кала ала. Шуның өчен дә мондый бәйгеләрне төбәкләрдә уздыруны гадәти күренешкә әйләндерергә һәм киң күләмгә җәелдерергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International