Электрон хезмәтләр: Эчке эшләр министрлыгы калыша

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Соңгы елларда Татарстан җитәкчелеге дәүләтнең электрон хезмәтләр порталын популярлаштыруга зур игътибар бирә. Бу өлкәдә уңышлар шактый булса да, әлеге эшчәнлекне җәелдереп җибәрә алмаучы идарәчелекләр дә юк түгел. Мәсәлән, республиканың Эчке эшләр министрлыгы әнә шундыйлардан.


2013 елда министрлык халыкка 1,5 миллионнан артык дәүләт хезмәте күрсәткән. Шуларның бары тик 342се генә (!) электрон рәвештә тормышка ашырылган. Бу - Россиядә үзен инновацион, алдынгы технологияләрне үз итүче республика буларак таныткан Татарстан өчен шактый начар күрсәткеч. Министрлык вәкилләренең электрон хезмәтләрне популярлаштыру эшчәнлегенә хәзер генә алынуы да, беренче карашка, шулай ук сәер кебек...

Халык электрон хезмәтләр порталына ышанмый

Эчке эшләр министрлыгы вәкилләренең исә бу сорауга җаваплары әзер. Алар бу вәзгыятьне әлеге төр электрон хезмәтләрнең халыкка кирәк булмавы белән бәйләп аңлата.

- Республика халкы һаман да оешмага килеп чират торуны өстенрәк күрә. Бу, беренче чиратта, аларның гаризада хата җибәреп, идарәчелектән тискәре җавап алудан куркуы белән бәйле. Әгәр дә инде бирегә килеп, документны үз куллары белән тапшырсалар, барысының да уңай якка хәл ителәчәгенә ышаныч арта, янәсе. Чынлыкта, бу ялгыш фикер. Ник дигәндә, әгәр дә гаризада җитешсезлекләр була икән, без әлеге кешегә шалтыратып, барысын да шәхси рәвештә белешәбез, - дип аңлата Эчке эшләр министрлыгының лицензион-рөхсәт, шәхси детектив һәм саклык эшчәнлеге Үзәге җитәкчесе Артем Кузнецов.

Өстәвенә, бу күрсәткечкә соңгы елларда халыкка дәүләт хезмәте күрсәтү пунктларында тәртип урнаштыру да шактый зур йогынты ясаган икән. Әлеге биналарның барысы да өр-яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән, ремонт эшләре башкарылган.

- Бу эшләр гражданнар мәнфәгатьләрен кайгыртып тормышка ашырылды. Ә иң мөһиме, хәзер чиратта тору вакыты күп дигәндә 15 минут булырга тиеш, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.

Шунысы әһәмиятле, үзгәрешләрнең барысы да халыкта тиз арада яклау тапкан. Мәсәлән, узган ел республикада дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатының түбән булуыннан зарланучылар, гомумән дә, булмаган.

Штрафлар белән 2 миллионга якын кеше кызыксына

Эчке эшләр министрлыгында дәүләт хезмәте күрсәтү пунктларының ничек кенә яхшы эшләвенә карамастан, җитәкчелек бу өлкәдә электрон хезмәтләрне популярлаштыру кирәклеген төгәл аңлый. Чөнки алар республика халкының тормышын тагын да уңайлырак итәчәк.

Хәзерге вакытта халык арасында ЮХИДИ тарафыннан тәкъдим ителә торган хезмәтләр аеруча популяр дип санала. Кагыйдә буларак, бу – машина йөртү таныклыгы алу һәм транспорт чарасын теркәү кебек эшчәнлек. Мәсәлән, агымдагы елда әлеге сораулар белән электрон рәвештә мөрәҗәгать итүчеләр саны якынча 1,5 мең булган. Бу барлык күрсәтелгән хезмәтләрнең нибары 7 проценты гына дигән сүз.

- Без ел ахырына бу күрсәткечне 30 процентка кадәр җиткерү бурычы куйдык, - дип белдерде ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов.

Ә менә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләмен интернет аша тикшерү хезмәте татарстанлылар арасында зур популярлык казанган. 2014 елның ике аенда гына да әлеге төр мөрәҗәгатьләр буенча барлыгы 2 миллионга якын (!) хезмәт күрсәтелгән.

Саннарга килгәндә исә, хәзерге вакытта Татарстанның эчке эшләр министрлыгы 35 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә. Аларның 27се - лицензион-рөхсәт, шәхси детектив һәм саклык эшчәнлеге буенча, 3се – ЮХИДИ идарәсенә карый. Дежур частьләр тарафыннан исә халыкка ике төрле хезмәт күрсәтелә.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру сайтыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International