Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Интеллектуаль “каймак” Әлмәткә җыелды
2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
“Балаларның мәктәп эскәмиясеннән үк киләчәк һөнәре турында кайгыртуы мөһим.
Ә инде һәр туган яңа көн белән белем, фәнни ачышлар “искереп” барган заманда укучыларны белем табарга өйрәтү икеләтә әһәмияткә ия”. Әлмәттә “Мәктәп укучылары XXI гасыр фәненә” дип аталган фәнни-гамәли конференцияне ачканда форумда катнашучыларга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Быел 11 тапкыр оештырылган конференциягә 400 дән артык эш тәкъдим ителгән булган. Мәртәбәле жюри шуларның 150 сен сайлап алган. Нәкъ менә алар 13 секциягә бүленеп фәнни эзләнүләрен яклады.
“Мәктәп укучылары XXI гасыр фәненә” дип аталган әлеге фәнни форумның географиясе елдан-ел киңәя. Моңа кадәр нефтьчеләр эшчәнлек алып барган 9 район вәкилләре генә катнашса, быелдан ул ачык төбәк конференциясе статусы алып, Актаныш, Мөслим, Тукай, Чистай, Яңа Чишмә районнары һәм Чаллы шәһәре укучыларын да җәлеп итте.
Оештыручылар искәрткәнчә, фәнни-гамәли конференциягә килгән эшләрнең темалары төрле һәм кызыклы. Берәүләр кара алтынның югары ноктасы һәм ихтималлык теориясе, “Математика һәм татар халкы традицияләре” турында фикер йөртсә, икенчеләре туфрактагы әчелекне билгеләүнең табигый индикаторлары, сөтнең сыйфатын ачыклау, тозның үзлекләре, хәтта кешенең теге яки бу гамәле аркасында сугандагы С витамины үзгәрүгә кадәр өйрәнгәннәр. Түбән Кама шәһәрендәге 32 гимназиянең 10 сыйныфында укучы Эмиль Куринов мисал өчен, эчә торган су сыйфатына химик анализ ясаган. Уку йортындагы мөмкинлекләрдән файдаланып уздырган тикшеренүләренә нәиҗәсендә Эмиль кибеттән алынган һәм кайнаган суга караганда, фильтрлы кувшин аша чистартылган суның кыйммәтлерәк булуын ачыклаган.
Фәнни эзләнүләрен чит телдә яклаучылар да булды. “Чит тел һәм лингвистика” секциясендә Баулы районының Александровка урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Диана Әхмәдиева “Әдәплелек – инглиз теленең мөһим өлеше” дигән эшен инглиз телендә яклады.
- Бу эшем – бер елга якын эзләнүләрем нәтиҗәсе. Бик күп әдәбият, мәкаләләр укыдым. Рус телендә басылганнарын да, чит телдә нәшер ителгәннәрне дә... Текстларга анализ ясадым. Киләчәк һөнәремне дә телләр, тәрҗемә белән бәйләргә нияләп торам, - ди укучы кыз.
“Мәктәп укучылары XXI гасыр фәненә” фәнни-гамәли конференциясен “Татнефть”нең “Сәләтле балалар” фонды гамәлгә куйды. Форумга ел саен 400 дән артык эш тәкъдим ителә. Шуларның 150 ләбен конференциядә яклыйлар. Иң яхшы дип табылган 10 проект авторы “”Киләчәккә адым” дип аталган Бөтенроссия сәләтле балалар программасының “Үсмерләр академиясе” мәктәп-семинарында катнашу хокукы ала. Узган ел әлеге программада катнашып, укучылар дүрт диплом һәм дүрт “Фәлсәфи таш” бүләге белән кайтты.
Фонд парта артында утыручы яшь галимнәрнең төрле дәрәҗәдәге форунарда катнашуын тәэмин итә. 10 ел эчендә “Сәләтле балалар” фонды 1200 укучыга һәм аларның 500 дән артык остазына матди ярдәм күрсәтте.
Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз