Әлмәт көрәшчеләренең чираттагы җиңүләре

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
3-5 апрель көннәрендә Минзәләдә урта уку йортларында укучы 1995-1997 елда туган егетләр арасында милли көрәш буенча республика беренчелеге булды. Анда Татарстанның 35 районыннан 54 команда катнашты.

Кискен көндәшлек белән үткән бил алышулар нәтиҗәсендә Әлмәт көрәшчесе Ирек Шәяхмәтов “Иң яхшы техника” номинациясендә җиңүче булды.

Шәхси беренчелектә Әлмәт көрәшчеләре бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Шәһәр студентлары арасында 55 кг.га кадәр авырлык категориясендә Илнар Гәрәев икенче, ә Айнур Закиров беренче урын алды. Шәһәрләр арасында 75 кг.га кадәрле авырлык категориясендә Айрат Миннекәевкә икенче урын бирелде. 90 кг.га кадәрле авырлыкта Ирек Шәяхмәтов җиңүче булды.

Команда беренчелегендә шәһәрләр арасында Әлмәт политехник техникумы командасы 2нче урын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International