Әлмәтлеләргә “Минем шәһәрем” федераль проектында катнашу мөмкинлеге бар

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
“Синең социаль рекламаң” проекты кысаларында «Гражданская сила. ру» (http://gr-sily.ru/) челтәр басмасы битләрендә “Минем шәһәрем” проекты старт алды. Ул кешеләрнең гомере үтә торган, уй-хыяллары бәйләнгән төбәкнең, кече ватан дип атала торган җирнең бөтен ямь-гүзәллеген, кабатланмас төсмерләрен, үзенчәлекләрен күсәтү бурычын куя.

Иң кызыклы фотоматериаллар «Гражданская сила. ру» басмасы битләрендә “Социаль реклама” бүлегендә урнаштырылачак. Тавышка кую нәтиҗәләренә карап, иң кызыклы фоторәсемнәр шәһәрнең визит карточкасы итеп файдаланылачак, ә авторларына призлар биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International