Мәҗит Салихов исеменә “Франция-Россия культура альянсы” ассоциациясе президентыннан рәхмәт хаты килде

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменә “Франция-Россия культура альянсы” ассоциациясе президенты Оксана Гулледан рәхмәт хаты алынды. Ул район башлыгына “Әлмәтем” халык бию ансамбленә булышлыгы өчен зур рәхмәт белдерә. Фәридә Кикар җитәкчелегендәге бу коллектив 25-26 мартта Франциянең Страсбург шәһәрендә үткән “Талантлар мирасы” V халыкара фестивалендә катнашты.

“Әлмәтем халык бию ансамбле фестивальдә үз халкының иҗади мирасына тугрылыклы булуын, милли сәнгатьне үстерүен һәм халыкның сәхнә биюен популярлаштыруын ышандырырлык итеп күрсәтте, - диелә хатта. – Хореографик картиналарны югары сәнгатьчә һәм профессиональ гәүдәләндергәне өчен халыкара жюри коллективны югары бәяләде, “халык традицияләрен саклаган өчен” махсус бүләкләде. “Әлмәтем” халык бию ансамбле бик оста һәм талантлы коллектив, аның алга таба иҗади уңышларына ышанырга нигез бар”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International