Авыл үзешчәннәренең хисап концертлары дәвам итә

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Тайсуган авыл мәдәният йортының үзешчән халык иҗаты коллективларының иҗат хисабы авылның тарихи үсеш моментларын чагылдырды. “Җидегән чишмә” һәм “Асыльяр” вокаль ансамбльләре, “Сәйлән” балалар инструменталь ансамбле чыгышларында һ.б. татар моңнары, халкыбызның гореф-гадәтләре чагылыш тапты. Бу авылда алсу таң матурлыгына, чишмәләр чылтыравына, гөлләр яменә хозурлана беләләр, сәхнәдән дә шуңа өндәделәр.

4 апрельдә Иске Суркино авыл мәдәният йорты иҗат хисабы чуаш телендә “Авани” сәламләве белән ачылды.

“Сеспель” халык вокаль ансамбленең иҗат хисабы халык җырларын акапелла башкару, үзешчәннәрнең драматик осталыгы белән истә калырлык булды, тамашачыларны “Улах”, “Салтак пичики уены” кебек борынгы гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр дөньясына алып китте. “Хевел”, “Пилеш” балалар вокаль ансамбльләре дә бик матур чыгыш ясады.

6 апрельдә Ерак Ямаш авыл мәдәният йортында бер генә буш урын да калмаган иде. “Рябинушка” халык уен кораллары ансамбле, “Оберег” вокаль триосы, “Русское раздолье” җырчылар төркеме, “Родничок” балалар ансамбле – авылдашлары һәммәсенең дә чыгышларын яратып карадылар, алкышларга күмделәр. Ямашта олысы-кечесе – һәммәсе дә җырлый.

7 апрельдә авыл үзешчәннәренең район талантлар бәйрәме Бута авылында хисап концерты белән тәмамланды. “Бутинушка” җырчылар ансамбленең чыгышы аеруча көчле яңгырады, солистлары Кубань казаклары хорының җырчыларыннан ким түгел иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International