Әхлакый кыйммәтләр дөньяны тота

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
9 нчы апрель көнне “Нефтьче” мәдәният сараенда “Әхлакый кыйммәтләр – милләтебез күрке” исемле әлмәтлеләрнең Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашуы үтте. Чара Коръән аятләре белән башланып китте. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов халыкка вәгаз тыңларга мөмкинлекләр тудырып зур бинаны биргән өчен Әлмәт муниципаль районы Башлыгы Мәҗит Салиховка рәхмәтләрен җиткерде.

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Загрутдинова Әлмәт муниципаль районы Башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән Җәлил хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерде һәм безнең районыбызда әхлакый тәрбиягә зур игътибар бирүне ассызыклады.

Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазендә балаларга дөрес тәрбия бирү, әхлак мәсьәләләренә тукталды. “Милләтне саклауның 4 юлы бар: динне, нәселне, җанны һәм малны саклау. Әхлаксыз халыкны саклап булмый. Әхлакый кыйммәтләр дөньяны тота”, - дип ассызыклады ул чыгышында.

Вәгаздән соң Җәлил хәзрәт залда утыручылардан килгән сорауларга җавап бирде.

Очрашуның ахырында Әлмәт мөхтәсибәте белән “Әлмәт таңнары” газетасы берлектә Ризаэддин Фәхреддиннең юбилее уңаеннан уздырган “Галимне беләсезме?” викторинасына нәтиҗә чыгарылды. 1нче урынны Гөлназ Габдрахманова, 2 нче урынны Гөлүсә Заһирова, Миләүшә Баянова, һәм Мәмәт мәктәбенең “Туган тел” түгәрәгенә йөрүче укучылар, 3 нче урынны Рәмзия Хәйруллина һәм Фәридә Шиһапова яулады. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.


Энҗе Хасаншина

Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте

Ильшат Котбиев фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International