Бүген драма театрында 196 сайлаучы алдында “Бердәм Россия” партиясенең 15 вәкиле ни өчен нәкъ менә алар депутатлыкка кандидат булырга лаек икәнлекләрен дәлилләде.
Дәгъва белдерүчеләр арасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, Азнакай башлыгы Марсель Шәйдуллин, нефть-газ чыгару идарәләре җитәкчеләре һәм яшьләр, атап әйткәндә, Россия хокук академиясенең 5 нче курс студенты Регина Шәйдуллина бар иде.
Партиянең сәяси советы билгеләгән регламент буенча һәр кандидат “көрәштәшләре” алдында 5 минут чыгыш ясады. Ни өчен нәкъ менә алар вәкиллекле органга сайланырга тиешелегенә шушы вакыт аралыгында ышандырырга тырышты.