Иминият взносларын түләүчеләр өчен хисап кампаниясе башланды

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
РФ пенсия фондының Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы идарәсе 1 апрельдән башлап эш бирүчеләрдән 2014 елның 1нче кварталы өчен Пенсия фондына хисапның Бердәм формасын кабул итә башлавын искә төшерә. Хисап кампаниясенең соңгы көне – 2014 елның 15 мае. Хисапны тапшыру срокларын үтәмәгән түләүчеләр өчен законда штраф санкцияләре каралган.

Хисапның яңа формасы һәм аны тутыру тәртибе Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтында “Эш бирүчеләргә” бүлегендә, махсуслаштырылган бухгалтерия системаларында, “Түләүченең шәхси кабинеты”нда, шулай ук ПФРның ТР буенча бүлекчәсенең www.pfrrt.ru сайтында урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International