ТР авыл торак пунктларын яктыртуга 225 млн сум бүлеп бирелгән

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
2014 елда ТР авыл торак пунктларын яктыртуга 225 млн сум бүлеп бирелгән. Программа Министрлар Кабинеты тарафыннан 2013 елның 30 ноябрендәге 2420 нче күрсәтмәсе белән расланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде.

Бөтен муниципаль районнар белән киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан районнарында участок ветеринария пунктлары төзелеше һәм ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре капиталь ремонт программасы буенча 2014 елда 35 объектта эш алып барыла. 15 ветеринария берләшмәсендә һәм 20 авыл хуҗалыгы идарәсендә капиталь ремонт бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International