Әлмәт туган якны өйрәнү музее Район мәдәният йортына кагылышлы мәгълүмат һәм фоторәсемнәр җыя

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Хәзерге көндә Иске Әлмәттә Совет урамында урнашкан район Мәдәният йортын реконструкцияләү бара.

Әлмәт туган якны өйрәнү музее Мәдәният йортының тышшкы күренешен күз алдына бастыру һәм районда мәдәният тармагының барлыкка килүе, үсүе елъязмасын булдыру өчен шәһәр кешеләренә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә РМЙ биналарына, җитәкчеләренә, үзешчән сәнгать коллективларына һәм аларны оештыручыларга кагылышлы һәртөрле материаллар – фотографияләр, гәзит материаллары, төрле документлар һ.б. китерүне сорап мөрәҗәгать итә.

2014 елның мәдәният елы булуын истә тотып, бу мөрәҗәгать игътибардан читтә калмас дип өметләнәбез. Булган материалларны Әлмәт туган якны өйрәнү музеена түбәндәге адреска китерүегезне үтенәбез: Мир урамы, 1 (электр.адрес: zvinera@yandex.ru).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International