Әлмәтнең яшь авиамодельчесе республика ярышында көмеш медаль алды

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Казанда мәктәп укучылары арасында иң гади авиамодельләр буенча республика шәхси-команда ярышларының финал этабы булды. Балалар ике номинациядә көч сынашты: “Чебен” вертолетының мөмкин кадәр озаграк очуы һәм ыргытмалы “Стандарт” авиамоделенең озаграк очуы.

114 яшь авиамоделист 20 райондагы 29 өстәмә белем учреждениесеннән, Казан һәм Яр чаллы шәһәрләреннән килгән иде. 50 команда катнашты. Әлмәттән өстәмә белем педагоглары Григорий һәм Альмира Китаевлар җитәкчелегендә “Яшь техниклар станциясе” командасы командалары ярышты. Шәхси беренчелектә ыргытмалы авиамодельләр буенча Әлмәттән Әбүбәкер Бикметов (педагог Г.А.Китаев) көмеш медальгә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International