“Вега”ны Париж таныды

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Әлмәт биючеләре Париждагы фестивальдә 1нче урын алдылар.

“Вега” бию театры (җитәкчесе Ксения Белякова) “Париж күге астында” халыкара фестиваленнән “Заманча хореография” номинациясендә җиңүче булып кайтты. Франция биючеләрнең зур иҗади сәяхәтендә соңгы пункт иде. Башта алар Белоруссиягә бардылар, аннары Польша, Германия, Голландия һәм Чехиядә булдылар. “Вега” коллективының төп чыгышы борынгы француз театры «Theatre Du Gimnase Bell» сәхнәсендә үтте. Парижда әлмәтлеләр профессиональ хореограф, илнең джаз-шоуларында танылган катнашчы Саванна Десомбре остаханәсендә катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International