Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең интеллектуаль сәләтләрен үстерү

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
7 апрельдән 18 апрельгә кадәр Әлмәт районының мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә “Социо-уен техникасы кулланып математик-танып белү эшчәнлеге аша балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү” проблемасы буенча “Белгеч” тематик декадасы үткәрелә.

Декаданың төп максатлары – балалар бакчалары эшенең нәтиҗәлелеген, анда эшләүче педагоглар профессиясенең абруен күтәрү.

Бу акциядә шәһәрдәге барлык һәм райондагы 18 балалар бакчасы катнаша. Барлыгы 153 чара планлаштырыла.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны интеллектуль яктан үстерүнең әһәмиятен һәм актуальлеген аңлап, бу проблема өстендә педагогларның барлык категорияләре: музыка җитәкчеләре, физик культура инструкторлары, татар, инглиз телләренә, сынлы сәнгатькә өйрәтүче тәрбиячеләр, педагог-психологлар, өлкән тәрбиячеләр – һәммәсе дә эшли.

Бу көннәрдә педагоглар, ата-аналар, матбугат хезмәткәрләре, “Белгеч” атналыгы программасына туры китереп, чараларның барышы белән урыннарда таныша алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International