Нәни Әлмәтлеләр сугыш ветераннары белән очрашты

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Бүген Бөек Ватан Сугышы ветераннары “Тылсымлы замок”та булып кайттылар.

Әлмәтнең 36нчы санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм анда тәрбияләнүче балалар ветераннарга концерт куйдылар.

Чакырылган кунаклар арасында Әлмәт районының мәгариф һәм мәдәният буенча исполком җитәкчесе урынбасары Резеда Загрутдинова да бар иде. Ул район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән сугыш ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләде һәм Рәхимҗән Вафинны шәһәребезнең 60 еллык юбилее билгесе белән бүләкләде.

Кичә азагында ветераннар һәм балалар бакчасы коллективы бер берсенә рәхмәтләрен белдерде. Тәрбиячеләр мондый чаралар ветераннар өчен генә түгел, ә балаларыбыз өчен дә бик файдалы дип таба. Үсеп килүче буын иленең тарихын һәм батырларын белергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International