“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Шәһәребездә яшәүче күп кешеләр исеменнән Сезгә “Ручеек” су чистарту пунктларын япмауны сорап мөрәҗәгать итәм.

Җавап. “Әлмәт-Водоканал” ААҖ хәбәр итүенчә, 2004 елның июненнән башлап “Ручеек” су чистарту җайланмаларына шул компания хезмәт күрсәтә. Түбән рентабеьле булу һәм халык аз йөрү сәбәпле аларны тоту, хезмәт күрсәтү файда китерми. Шәһәргә килә торган салкын су чисталык ягыннан бөтен таләпләргә җавап бирә, шәһәр кешеләреннән бу уңайдан шикаятьләр кергәне юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International